Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Татарстан һәм Беларусь Республикасы хезмәттәшлек турында килешүләр имзалады

0

Бүген Татарстан һәм Беларусь Республикасы хезмәттәшлек турында берничә килешү төзеде. Документлар Татарстан Республикасы делегациясенең Минск шәһәренә эш сәфәре кысаларында имзаланды, дип хәбәр итә республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.

Уртак эшче төркем утырышы барышында түбәндәге документларга имза салынды:

  • 407нче номерлы Минск гражданлар авиациясе заводы, «Туполев» гавәми акционерлык җәмгыяте һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы арасында килешү. Беларусь предприятиесе Казандагы заводта эшләнә торган Ту-214 өчен комплектлау әйберләре җитештерә башлар дип көтелә;
  •  «Амкодор» ачык акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында килешү;
  • 2023 елга мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек буенча «юл картасы».

«Беларусь озак вакыт дәвамында Татарстанның иң яхшы 10 партнеры исемлегенә керә. Безнең республика Беларусь партнерлары белән икътисади һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтүдә кызыксыну белдерә. Автомобиль төзелеше, авиация, нефть-газ химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәләрендәге берләшү зур кызыксыну уята. Мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә Татарстан – Беларусь элемтәләрен киңәйтү өчен яхшы шартлар бар», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Олег Коробченко.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның КАМАЗ, «Татнефть», Казан вертолет заводы һәм башка күп кенә зур предприятиеләре Беларусь компанияләре белән төрле өлкәләрдә актив хезмәттәшлек итә.

Коробченко мәгълүматлары буенча, 2022 елда ике республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 817 миллион доллардан артып киткән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Джокович проиграл 32-й ракетке мира в третьем круге «Мастерса» в Риме






Нижегородку, устроившую смертельное ДТП, заключили под стражу на два месяца

С кем сегодня дружит Россия? Неутешительную правду озвучил Хазин

Сёмин назвал фаворита Кубка России

Прыгнул в реку с 50-метровой высоты: В Турции обнаружили тело туриста из России