Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Мордовия мөселманнары «Исәнме, әни» проектын хуплады

0

Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Раил хәзрәт Асаинов Саранскидагы 2нче шәһәр бала табу йортының 1нче хатын-кызлар консультациясендә булды һәм «Исәнме, әни» проекты кысаларында акушер-гинеколог бүлмәләрен ремонтлау һәм җиһазландыру эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, 24 мартта Сәүдә-сәнәгать палатасында Мордовия Башлыгы Артём Здунов катнашында узган түгәрәк өстәлдә абортларны кисәтү һәм туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән «Исәнме, әни» проекты тәкъдим ителде. Мордовия Республикасы хатын-кызлар консультациясендә көмәнле хатыннар белән аралашуда бердәм тактика кертү юнәлешендәге проект гамәлгә ашырыла башлаган сынау төбәге булды.

Ул көнне Раил хәзрәт республика Башлыгына Мордовия мөселманнары Дини нәзарәтенең «Исәнме, әни» проектын хупларга әзер икәнлеге хакында хәбәр итте, чөнки ул ислам принципларына туры килә һәм җәмгыятебезне ныгытуга ярдәм итә.

Шуннан соң мөфтинең Мордовия бизнес-бергәлеге белән очрашуында эшкуарлар проектны хуплады һәм бүгенге көндә инде бу юнәлештә эш бара. Мордовия мөселманнары Дини нәзарәте әлеге проект кысаларында бер акушер-гинеколог бүлмәсен башыннан ахырына кадәр җиһазландыруны үз өстенә алды.

Бала табу йортының баш табибы Юлия Тумаева эшләрнең барышы белән таныштырды, әлеге бүлмәләрнең функцияләре турында җентекләп сөйләде. Ул шулай ук Мордовия мөселманнары Дини нәзарәтенә, мөселман эшкуарларына ярдәм күрсәткәннәре һәм проектта оператив рәвештә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Раил хәзрәт Асаинов Мордовия мөселманнарының изге эшләрдә хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзер булуын билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме






Президент РФ: мы должны больше сближаться с нашими партнерами по СНГ

Площадь квартир в новостройках Москвы сократилась на четверть за 5 лет

Турнир памяти каратистов прошел в Электростали

Находящийся на ремонте теплоход «Ломоносов» загорелся в Архангельске