Казахстан Президенты латин графикасына күчү мәсьәләсен һәрьяклап өйрәнергә кушты
Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев фәнни җәмәгатьчелеккә казах теле алфавитын латин графикасына күчерү мәсьәләсен төрле яклап өйрәнергә кушты. «РИА Новости» шулай дип яза.
Токаевның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чәршәмбе көнне аның рәислегендә фән һәм технологияләр буенча милли советының беренче утырышы узды.
«Бөтен җәмгыятьне борчыган тагын бер бик актуаль мәсьәлә – казах телен латин графикасына күчерү. Мин күп тапкырлар билгеләп үттем, без, беренче чиратта, бу мөмкинлекне казах телен реформалау өчен файдаланырга тиеш. Проблема кириллицадан латин графикасына механик күчүдә түгел», – дип яза Токаевның сүзләрен матбугат хезмәте.
Дәүләт башлыгы әйтеп узганча, бу мәсьәләне мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә омтылуда күп кенә тупас хаталар киткән. Мәсәлән, латин хәрефләре белән язылган билбордлар – ул казах теле түгел, дөресен әйткәндә, бу безнең телгә ят текстлар. Шуңа күрә әлеге эшне фәннәр академиясе карамагында дәвам итәргә кирәк», – диде президент.
2017 елның октябрендә Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев 2025 елга кадәр казах теле алфавитын латин графикасына этаплап күчерү турында карар имзалаган иде. Шул вакытта казах теленең алфавиты 32 хәрефтән торган латин графикасында расланган.
2021 елның гыйнварында казах теле алфавитын латин графикасына күчерү буенча милли комиссия утырышы узды. Утырыш нәтиҗәләреннән соң хәбәр ителгәнчә, камилләштерелгән алфавит латин алфавитының база системасының 31 символыннан тора, ул казах теленең 28 авазын тулысынча үз эченә ала. Соңгы мәгълүмат буенча, яңа алфавитка этаплап күчү 2023 елдан 2031 елга кадәр планлаштырылган, диелә хәбәрдә.