Уфада халыкара китап ярминкәсе кысаларында нәшриятлар бәйгесе узачак
Уфада «Китап-бәйрәм» дигән халыкара китап ярминкәсе кысаларында китап нәшриятлары бәйгесе уза. Башкортстан Республикасының матбугат һәм массакүләм матбугат чаралары агентлыгы БР Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Урал-батыр җирендә Ел китабы» төбәкара конкурсы турында нигезләмә әзерләде. Җиңүчеләр 26 майда «Китап-бәйрәм» дигән халыкара китап ярминкәсендә игълан ителәчәк.
«Башинформ»га конкурсны оештыручылар хәбәр иткәнчә, жюри җиде номинациядә иң яхшы басмаларны билгеләячәк:
- Иң яхшы фәнни, фәнни-популяр басма;
- Иң яхшы әдәби-сәнгать басмасы;
- Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы басма;
- Иң яхшы туган якны өйрәнү басмасы;
- Россия халыклары телләрендә иң яхшы басма;
- Мәдәниятләр диалогына өлеш кертүче басма;
- Басманың иң яхшы сәнгати графика бизәлеше.
Искәртеп үтәбез, 26-28 май көннәрендә Уфада беренче тапкыр «Китап-бәйрәм» китап ярминкәсе узачак, ул ел саен үткәреләчәк. Совет мәйданында психология буенча тематик әдәбият белән беррәттән вакытлы әдәбият, кулинария китаплары урнаштырылачак. Һәр зонада мастер-класслар, уеннар, консультацияләр һәм башка чаралар оештырылачак.