Казанның хәләл кафе һәм рестораннары мохтаҗларга ифтар җыелмалары өләшә
Рамазан аенда Казанның кайбер хәләл кафе һәм рестораннары Нәзарәтнең «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонына кушылып, мохтаҗлар өчен ифтар җыелмаларын бушлай тарата.
Мисал өчен, Казанның «Ханума» кафесы Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» фонды тәрбиясендәге мохтаҗларны көн саен бушлай ифтар җыелмалары белән тәэмин итә. Нигездә алар арасында – күп балалы гаиләләр һәм ялгызы бала үстерүче аналар. Кафе аларны җыелмалар белән үз хисабына тәэмин итә, әмма акциягә теләгән һәр кеше кушыла ала.
Рамазан ае башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр 100 мохтаҗ кеше ризыкланырга өлгерде.
Акциягә үз өлешеңне Бауман урамы, 68нче йортта урнашкан «Ханума» кафесына килеп кертергә, акчаларны картага җибәрергә яки смс буенча күчерергә мөмкин