Казанда яңа хосписта махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үзәк төзергә җыеналар
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәген Казанда төзелә торган хоспис бинасында урнаштырырга планлаштыралар. Бу идея турында «Татар-информ»га Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов сөйләде.
«Мин хосписта махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру турында хыялланам. Мәйдан мөмкинлек бирә. Мин бу идея турында спорт белән шөгыльләнүче егетләр белән фикер алыштым. Без тренажерлар сатып алырбыз, монда спорт зал булдырырбыз. Махсус хәрби операциядә күп егетләр имгәнә, мин моның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә килсеннәр. Шундый планнар. Бәлки, килеп чыгар», - дип сөйләде Владимир Владимирович.
Хоспис төзелешен быел ук Республика көненә тәмамларга җыеналар. Хәзер эшләр тәмамлану алдында, эшчеләр эчке эшләр белән шөгыльләнә, якын көннәрдә территорияне төзекләндерүгә керешәчәкләр.
Барлык эшләрне төгәлләү өчен якынча 250 миллион сум кирәк.
Искәртик, #СтроимХосписВместе марафонына 4276 6200 2962 5690 ярдәм картасына иң кечкенә сумманы да күчереп кушылырга мөмкин. «Дом без боли» ачылуын бүген паллиатив ярдәмгә мохтаҗ йөзләгән кеше көтә.