Таһир Һадиев: Сөт бәясе мәсьәләсенә игътибарлы булырга кирәк
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев сүзләренчә, хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бәясе төшү проблемасына игътибарлы булырга кирәк.
«Халыктан, ягъни шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бәясе төште, 8-10 сумга якынайды. Без саклап килгән байлыкны болай гына калдыра алмыйбыз. Кибетләрдә сөткә бәя төшмәде. Кесә ягын караган сәүдә челтәрләренә авырлык килми, алар үз мәнфәгатен кайгырта. Хөкүмәт даирәсе, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Икътисад министрлыклары, депутатларга бу мәсьәләгә игътибарлы булырга кирәк. Үз фикерләребезне Дәүләт Думасына, Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгына җиткереп, мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул шәхси хуҗалыкларны саклап калуның мөһим булуын ассызыклады.