«Болгар радиосы» «Үткәннәр сагындыра» концертына чакыра
28 апрельдә «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы»ның «Үткәннәр сагындыра» проекты «Юксыну» дип аталган кичә уздыра. Концертта Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева кебек мәшһүр җырчыларны искә алачаклар. Бу хакта ТНВ телеканалы сайтында хәбәр ителә.
«Алар турындагы истәлекләрне тыңлап, шул чорга кайтачакбыз, алар репертуарындагы җырлар да һәркемгә күңел түрләрендә кадерләп саклаган хатирәләрен яңартырга ярдәм итәр. Чөнки ул җырлар безнең йөрәкләрдә», – диелә ТНВ телеканалы хәбәрендә.
Кичәдә Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Энҗе Шәймурзина, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Газинур Фарукшин, Илгиз Мөхетдинов, Винарис Илъегет, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зөлфирә Шәйдуллина, Эльмира Кәлимуллина, Илсур Сафин, Алинә Шәрипҗанова, Сиринә Зәйнетдинова, Зәринә Хәсәншина, Мәксүд Юлдашев, Әсхәт Хисмәт, Фирая Әкбәрова, ИлСаф, Римма Ибраһимова, Илүсә Хуҗина катнашачак.
«Үткәннәр сагындыра» тамашасы 18:30 сәгатьтә башлана. Концерт 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен. Билетларны сылтама буенча алырга була.
Реклама. АО «ТРК Новый век»