Ифтарга алып бару өчен Казан – Аэропорт маршрутына өстәмә электричкалар билгеләнә
XI Республика ифтары кунакларын йөртү өчен Казан – Аэропорт маршрутына өстәмә шәһәр яны поездлары куелачак, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясенең матбугат хезмәте.
Казан станциясеннән электричкалар 8.28, 15.45 һәм 17.18 сәгатьләрдә китәчәк. Аэропорт станциясеннән кире юнәлештә поезд 20.30 һәм 21.30 сәгатьләрдә кузгала. «20.30 сәгатьтә китә торган поезддан башка, калган поездлар тукталышларсыз барачак», – дип ачыклык кертә компания.
Унберенче республика ифтары 15 апрельдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.
Өстәмә поездлар билгеләнүгә бәйле рәвештә, 15 апрельдә бер көнгә Аэропорт – Казан маршрутындагы 6713 нче электричка расписаниедән чыгарыла, ул 20.30 сәгатьтә китә һәм 20.59 сәгатьтә килеп җитә.
Моннан тыш, 6427 нче Сосновка – Казан поезды Әмәт станциясеннән Казанга кадәр үзгәртелгән расписание буенча барачак.