Санкт-Петербургта «Татарлар Ленинградны саклауда» кичәсе була
19 апрельдә Ленинград оборонасы һәм блокадасы дәүләт мемориаль музеенда (Соляной тыкрыгы, 9 йорт) «Татарлар Ленинградны саклауда» дигән мәдәни-агарту чарасы узачак. Ул камалыш боҗрасын өзүнең 80 еллыгына багышлана. Чара «Ленинградны азат итүдә СССР халыклары» проекты кысаларында үтәчәк. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Ленинград герой-шәһәренең камалышын өзү һәм бетерү өчен төрле операцияләрдә Татарстаннан чыккан һәм яшәгән йөзләрчә мең кеше катнашкан. Аларның 45 меңнән артыгы һәлак булган. Ленинград янындагы сугышларда Татарстанда туган 17 кеше Советлар Союзы Герое исемен алган һәм икесе Дан орденының тулы кавалеры булган.
Кичә әдәби-музыкаль чыгышлар белән барачак. Н.А.Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург Ленин орденлы дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар, «Шатлык», «Акчарлак» татар ансамбльләре, Калинин районының 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чыгыш ясаячак. Шулай ук «Минем блокада архитектурасы» скульптура күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.
Очрашу партнерлары: Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Россия Милли китапханәсе. Кунаклар һәм чакырылучылар 16.30 сәгатьтә җыела. Теләге булган һәркем кичәдә катнаша ала, диелә хәбәрдә.