Свердловск өлкәсе Карпинск шәһәренең «Алтын Ай» коллективы 5 еллык юбилеен бәйрәм итә
Быел Свердловск өлкәсендәге Карпинск шәһәренең Мәдәният сараенда эшләүче «Алтын Ай» татар мәдәнияте коллективы беренче юбилеен билгеләп үтә. Хәзерге вакытта коллектив юбилей отчет концертына әзерләнә. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Вәкиллек «Алтын Ай» коллективын беренче юбилее белән котлый. «Сезнең иҗатыгыз бөтен өлкәдә тагын да күбрәк бәяләнсен. Сез тамашачыларга биргән шатлык үзегезгә йөз мәртәбә әйләнеп кайтсын», – диелә хәбәрдә.