Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Танылган журналист Эдуард Хәйруллин вафат булган

0
Танылган журналист Эдуард Хәйруллин вафат булган

Казанда танылган журналист, Татарстан җитәкчесенең элеккеге матбугат сәркатибе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин бүген 54 яшендә вафат булган. Әлеге мәгълүматны Хәйруллин эшләгән оешмада расладылар.

«Эдуард Фәритович иртән кәефе булмауга зарланды, өйдә эшләргә сорады. Соңрак аның вафат булуы билгеле булды», – диделәр ведомствода.

Мәрхүм белән хушлашу һәм җирләү вакытын соңрак хәбәр ителәчәк.

Эдуард Хәйруллин 1969 елның 28 гыйнварында Казанда туа. 1993 елда Казан дәүләт университетын «Социолог, иҗтимагый-сәяси дисциплиналар укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлый. 1987-89 елларда армиядә хезмәт итә. 1991 елдан «Зилант» акционерлык иминият компаниясе вәкиле булып эшли.

1993-1995 елларда «Эфир» телекомпаниясенең корреспонденты һәм яңалыклар программасы алып баручысы булып эшли, аннары, 1996-2006 елларда – корреспондент, «Общественное Российское телевидение» ачык акционерлык җәмгыятенең Яңалыклар программалары дирекциясенең төбәк корреспондентлар челтәренең корпункты мөдире була.

2006 елда «Медиа-Профи» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең креатив директоры, аннары Россия Президенты һәм Россия Хөкүмәте карамагындагы Амур өлкәсе вәкиллеге җитәкчесе урынбасары була. 2010-2015 елларда –Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары, 2015 елдан – матбугат хезмәте җитәкчесе.

2019 елның 30 декабреннән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады






"Вы теперь мой друг на всю жизнь. Я видел, как вы стреляете". Делегация Гвинеи-Бисау посетила Чечню

«Мне нравится жить в лесу». Судьба детей-актеров СССР из взрослых фильмов

В ДТП с грузовиком на МКАД один человек погиб и двое пострадали

"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время