Казанда ашыгыч ярдәм табиблары йөрәге туктаган ир-атны терелткән
Казан ашыгыч ярдәм фельдшерлары йөрәге туктаган ир-атны терелтә алган. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кан басымы югары булган 74 яшьлек ир-атка ашыгыч медицина ярдәме чакыртканнар. Фельдшерлар Илдар Минсафин һәм Альбина Семенова аның янына бара. Аларны пациент, аның хатыны һәм кызы көтеп торган. Табиблар сөйләвенчә, ир-ат үзен тыныч тоткан, хәтта үзенең хәле турында шаярткалап алган.
Фото: © Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте
«Фельдшерлар кан басымының югары булуын ачыклаган, ЭКГ-тикшерүләр ясаган. Йөрәк тахикардиясе теркәлгән. Пациент белән моңа кадәр андый хәл булмаган», – дип сөйләделәр шәһәр Сәламәтлек саклау хезмәтенең матбугат хезмәтендә.
Фельдшерлар йөрәк ритмын дарулар белән торгызырга тырыша, ләкин ашыгыч ярдәм машинасыннан дефибриллятор алып керергә туры килә. Кинәт пациент аңын югалта һәм сулыш алудан туктый, кардиограф мониторында тахикардия дәвам итүен күрсәтә. Табиблар шунда ук ЭКГ контроле астында дефибриллятор разряды бирә. Беренче разрядтан соң ук йөрәк эшләп киткән, ир-ат аңына килгән һәм сулый башлаган. Аннары аны стационарга илткәнәр.
Хәзерге вакытта ир-атны хастаханәдән чыгарганнар, аны табиб-аритмолог күзәтеп тора.