Тубыл шәһәрендә III «Сүзге тора» Халыкара фестивале узачак
19-20 майда Тубыл шәһәрендә III «Сүзге тора» Себер татарлары һәм Евразия киңлегенең төп халыклары Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара кысаларында III «Себер татарлары һәм Евразия киңлегенең төп халыклары Халыкара тарихи-мәдәни мирасы: башлангыч чор һәм хәзерге заман» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк.
Фестивальнең төп максатлары һәм бурычлары:
– Себер татарлары һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның милли традицияләрен торгызу һәм мәдәниятен саклау;
– татарларның милли, мәдәни традицияләрен үстерү һәм пропагандалауга ярдәм итү, аларның үзенчәлекле милли әдәби, музыкаль, хореографик сәнгатен популярлаштыру;
– балалар һәм олыларның сәнгати сәләтләрен ачу;
– үзара якынаю, рухи яктан бер-береңне баету, тыгыз элемтәләр урнаштыру, халыклар дуслыгы, милли мәдәниятне алга таба үстерү һ.б.
Яшь категорияләре:
• кече яшьтәгеләр – 16 яшькә кадәр;
• урта яшьтәгеләр – 17-30 яшь;
• олы яшьтәгеләр – 31 яшьтән өлкәнрәк.
Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
вокал (соло, дуэт, ансамбль);
инструменталь башкару (соло, дуэт, ансамбль);
хореография (соло, дуэт, ансамбль);
нәфис сүз (ялгыз һәм ансамбль белән уку);
декоратив-гамәли иҗат (тукучылык, бәйләү, чигү, сәйлән, балчык белән эшләү, рәсем ясау һ.б.).