Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Уку йортларын тәмамлаучыларның 30 проценты гына белгечлек буенча эшли

0

Статистика буенча, урта махсус белем бирү һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларның 30 проценты гына белгечлек буенча эшли. Бу хакта «Дарвин» заманча белем бирү мөмкинлеген үстерү фонды директоры һәм PROинтерес проекты җитәкчесе Эльвина Янышева «Татар-информ»да матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Россия базарында кадрлар белән катлаулы вазгыять урнашты. Безнең төбәк кенә түгел, бөтен ил буенча эш бирүчеләр кадрлар кытлыгы кичерә», - диде спикер.

Янышева сүзләренчә, укучылар һөнәрләр белән ничек танышырга белми, һәм ахыр чиктә белгечлекне сайлау «уку йорты статусына, ата-аналарның теләкләренә, яшьтәшләренең фикерләренә яки Бердәм дәүләт имтиханы балларына нигезләнә».

Аның фикеренчә, кадрлар әзерләү мәсьәләсен дәүләт һәм әйдәп баручы эш бирүче компанияләр белән хәл итәргә кирәк.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов яшьләрне предприятиеләрдә эш процессына җәлеп итү өчен яңа алымнар кирәк, дип саный.

«Предприятиеләргә кирәкле белгечлекләр брендын төзергә һәм чыгарылыш укучылары белән генә түгел, 12-14 яшьлек мәктәп укучылары белән дә актив хезмәттәшлек итә башларга кирәк», - дип аңлатты ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






В Москве на съемной квартире полицейские накрыли казино для пенсионеров

Зрители благодарно встретили Театр Вахтангова на сцене Государственного театра оперы и балета Удмуртии

Депутат Хамзаев заявил, что новому главе Минспорта Дегтяреву нужно набирать опыт

В Орле пройдет лекция «Русские музы великих художников» (12+)