Кузнецкидагы татар студентлары махсус операция өчен маскировка челтәре үрүдә катнаша
«Барысы да җиңү өчен! Кузнецк» иҗтимагый оешмасы шәһәр халкын махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен маскировка челтәре үрергә ярдәмгә чакырган. Бу чакыруны кабул итеп, татар студентлары эшкә алынган, дип хәбәр итә «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы.
Иҗтимагый оешма бу чараны Кузнецк шәһәре Татар мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Наилә Акчурина белән берлектә оештыра.
Фото: © «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы
Татар студентлары берләшмәсе егет-кызлары уртак хезмәткә өлешләрен кертәләр, дип хәбәр итә оешма.
Фото: © «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы
«Студентлар тырышлык сорый торган бу эшкә бик җаваплы карады, чөнки һәркайсы сугышчыларга әз булса да ярдәм итәргә тели», — дип яза чыганак.
Фото: © «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы
Бу юнәлештә эш әле дәвам итә. «Барысы да җиңү өчен! Кузнецк» җәмгыяте җитәкчесе студентларның бу эшчәнлегенә сөенде, бик вакытлы күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде»,— дип хәбәр итә «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы.