Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Рөстәм Миңнехановны Молдовага кертмәгәннәр

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Молдовага кертелмәде, шуның аркасында ул Комрат шәһәрендә «Халыклар дуслыгы-2023» I Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнаша алмады. Бу хакта Gagauznews хәбәр итә.

«Гагаузиянең Халык җыены депутаты, Gagauz Halk Birlii иҗтимагый-сәяси хәрәкәте рәисе Виктор Петров һәм Молдова парламентында Гагаузиядән депутат Александр Суходольский белән зур уртак программа әзерләдек. Кызганыч, Молдава хакимияте без бу илгә килергә хокукы булмаган гражданнар булып торабыз дигән карар кабул итте. Шуңа күрә без конгресста катнаша алмыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов Молдовадан очып китү алдыннан.

Татарстан Рәисе Гагаузия халкын Пасха белән котлады, Виктор Петровка һәм аның хезмәттәшләренә эшләрендә уңышлар теләде. «Бездә яхшы традицияләр. Татарстан халкы һәм Гагаузия халкы – тугандаш халык. Соңгы елларда без элемтәдә идек, һәм безнең алга таба үсештә үзара ярдәм итешү буенча зур планнарыбыз бар. Виктор Петров җитәкчелегендәге яшь команда бер яктан Россия белән Татарстан арасында, икенче яктан Гагаузия арасында яхшы бәйләүче звенога әверелер дип ышанам», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционер җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров Кишиневка халык дипломатиясе конгрессында катнашу өчен махсус сәфәр белән килде. Александр Суходольский ТАССка сөйләгәнчә, Татарстан Рәисенә «самолеттан төшәргә дә ирек бирмәгәннәр». «Керүне кире кагу турында язылган документны тапшырдылар», - дип ачыклык кертте Молдава парламентарие.

2023 елның мартында Виктор Петров җитәкчелегендәге Гагаузия делегациясе (анда катнашучылар арасында Александр Суходольский да бар иде) Казанда булды. Автономия вәкилләре Рөстәм Миңнеханов белән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү, агросәнәгать комплексы, медицина һәм фармацевтика, IT һәм башка юнәлешләр турында фикер алышты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






Священник Царевский, который крестил Белоусова, назвал его патриотом

Задержанного в Москве пьяным и без одежды американца отпустили

Лагерь «Литвиново» примет 49 детей из Лобни

В Петербурге пройдет III ярмарка современного искусства «1703»