Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Рифат Фәттахов: Яшь башкаручылар бәйгесе жюри составына яңалык керттек

0
Рифат Фәттахов: Яшь башкаручылар бәйгесе жюри составына яңалык керттек

Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең яшь башкаручылар конкурсы жюри составына катнашучыларның остазлары кертелмәгән.

«Быел жюрига бер яңалык керттек. Конкурста катнашучыларның укытучылары жюрида катнашмый. Бу объективлыкны тәэмин итү белән бәйле», - диде Рәшит Ваһапов исемендәге фондның җитәкчесе, конкурсның генераль продюсеры Рифат Фәттахов.

Бәйгенең жюри рәисе - Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рәшид Кәлимуллин.

Жюри әгъзалары: композитор, Татарстан Республикасының халык артисты Резеда Әхиярова, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театр кафедрасы мөдире Әлфия Җәппарова, Татарстан Республикасының халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, Казан дәүләт мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбе деканы Рәсим Ильясов, Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, музыкант, продюсер Айгөл Зәйнуллина, Рифат Фәттахов.

«Бүгенге татар эстрадасындагы яхшы җырчыларның 90 проценты - Ваһапов фестивале лауреатлары. Быел Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт Мәдәният институты, Казан, Әлмәт, Алабуга музыка көллиятләре актив катнаша. Елдагыча Башкортстан җырчылары бик күп, Оренбургтан катнашучылар шактый», - диде Фәттахов.

Лауреатлар 16 май көнне Рәшит Ваһапов һәйкәле янында игълан ителәчәк, премияләрне тапшыру тантанасы соңрак була. Датасы әлегә төгәл билгеләнмәгән.

Жюри рәисе Рәшит Кәлимуллин тавыш кына түгел, сәхнә культурасы булу да мөһим булуын искәртте.

«Миңа шунысы ошый: җырчылар борынгы җырларны гына түгел, замандаш композиторларның әсәрләрен дә башкара», - диде Резеда Әхиярова

Рәсим Ильясов конкурска туры килә торган репертуарны сайларга киңәш итте.

«Бүген бер номинант «Имәннәр шаулый» җырын башкарды. Андый җырны аранжировкага салу әйбәт түгел. Аны баянга яки инструменталь төркем белән җырларга кирәк. Һәр җырның үз тормышы, мәгънәсе бар, аны үзегез аша үткәрергә кирәк, аранжировка аша биреп булмый», - диде ул.

Зөһрә Шәрифуллина яшь башкаручыларга курыкмыйча бәйгеләрдә катнашырга киңәш итте.

  • Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль кысаларында 2007 елдан бирле ике елга бер уздырыла. Быел бәйге Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышлана.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме






Заплатит по счетам. В России распродают имущество беглого экс-губернатора

На юго-востоке Москвы построят три дома по программе реновации

Вендел: «Моя мотивация — максимальное количество трофеев»

9 медалей завоевали подмосковные спортсмены на первенстве России по гребле