Молдова Чик буе хезмәте Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәү турында аңлатма бирде
Молдова Республикасы Чик буе хезмәте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны илгә кертүдән баш тартуын «илнең эчке эшләренә тыкшыну» белән аңлатты. Хәбәр республиканың Чик буе полициясе сайтында чыкты.
Билгеләп үтелгәнчә, соңгы 24 сәгатьтә берничә чит ил гражданына «алар дәүләт чиген чыгуга рөхсәт алу өчен шартларга туры килми» дип республикага керүне тыйганнар.
«Юридик процедуралар нигезендә безнең илгә кертүдән баш тарткан барлык затлар үз илләренә кайтты. Мәгълүмат өчен, соңгы тәүлектә 46 чит ил кешесен Молдова Республикасына кертүдән баш тартканнар», диелә белдерүдә. Янәсе, илгә кертелмәгән кешеләр «сәфәренең максаты турында каршылыклы мәгълүмат биргән», дип тә өстәлгән.
Миңнехановның нон-грата шәхесе дип игълан ителүе турындагы сүзләрен чик буе хезмәте кире кага.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционер җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров Кишиневка «Халыклар дуслыгы-2023» халык дипломатиясе конгрессында катнашу өчен махсус сәфәргә килде, әмма аларны илгә кертмәделәр. Татарстан Рәисе бу хәлне шәрехләп, Молдова хакимияте аларны илгә сәфәр өчен «кирәкмәгән гражданнар» дип әйтүен хәбәр итте.
- Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Молдовага кертелмәде, шуның аркасында ул Комрат шәһәрендә «Халыклар дуслыгы-2023» I Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнаша алмады, дип хәбәр иткән идек.