Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

«Ак Барс» хоккейчылары плей-офф финалының беренче уенында отты

0
«Ак Барс» хоккейчылары плей-офф финалының беренче уенында отты

Бүген «Ак Барс» - ЦСКА плей-офф сериясе башланды һәм беренче уенда җиңүне Казан хоккейчылары яулады. Матч исәбе – 4:1.

Казанның «Ак Барс» һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалында көч сынаша. Гагарин кубогын дүрт җиңү яулаган команда отачак. Беренче уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды һәм ул Казан командасы җиңүе белән тәмамланды. «Ак Барс» исәбендә бер җиңү бар.

  • «Ак Барс» Гагарин кубогы өчен көрәшнең соңгы этабына үтәр өчен «Нефтехимик», «Адмирал» һәм «Авангард»ны дүртәр уенда җиңеп чыкты.

Беренче период. Җиденче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, Артём Лукоянов алканы ЦСКА капкасына кертә алды (1:0). Унбишенче минутта, «Ак Барс»ның икенче азчылыгы тәмамланганда, ЦСКА һөҗүмчесе Михаил Григоренко гол кертте (1:1).

Икенче период. Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелеге вакытында, Станислав Галиев Казан командасын алга чыгарды (2:1).

Өченче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков гол кертте (3:1). Унөченче минутта Кирилл Панюков ЦСКА капкасына дүртенче алканы кертте (4:1). Җиңү матчы ахырында гадәттәгечә «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры яңгырады.

Әлеге җыр «Ак Барс»ның җиңү җырына әверелде. «Ак Барс» клубының журналисты Сергей Малимонов уен тәмамлануга баш тренер ярдәмчесе Юрий Бабаенкодан «Бу җырны өйрәндегезме әле?» - дип сорады. «Юк, өйрәнәсе булыр», - дип җавап бирде ул.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Лучевников – Журавлёв;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

ЦСКА

  • Рейдеборн (Шарыченков);
  • Мамин – Соркин – Григоренко, Классон – Нестеров;
  • Окулов – Каменев – Плотников, Дыбленко – Диц;
  • Слепышев – Гуськов – Карнаухов, Провольнев – Сергеев;
  • Полтапов – Мингачёв – Абрамов (Панкратов), Макаров.

Киләсе уен шулай ук Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Матч 19 апрель 19:00 сәгатьтә башлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Ангеліна Калініна поступилася восьмій ракетці світу Саккарі на турнірі WTA 1000 у Римі: результат






В Ивантеевке планируют провести реконструкцию МБОУ «Гимназия № 3»

В МОЦОМДа начал вести прием врач уролог-андролог с 30-летнем стажем

Более 200 табличек с адресами домов установили и починили в Подмосковье в 2024 г

Команда «Исток Роботикс» из Подмосковья поучаствует в «Битве роботов — 2024»