KazanForumда хәләл-индустрия халыкара ярминкәсе булачак
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV икътисади форумы кысаларында Russia Halal Market хәләл индустрия халыкара ярминкәсе узачак. Ул 19-21 майда «Казан» агросәнәгать паркында була. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук бөтен дөньяның ислам дине вәкилләре катнашында уза», - диделәр министрлыкта.
Russia Halal Expoның төп бурычы - Россиядә хәләл-индустрияне популярлаштыру, сәүдә, икътисади һәм социаль-мәдәни элемтәләр урнаштыру, икътисадның хәләл сегменты потенциалын күрсәтү, потенциаль сатып алучыларга һәм сәүдә партнерларына продукцияне тәкъдим итү мөмкинлеге бирү.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисади форумы 18-20 майда «Казан Экспо»да узачак. Быел Россия Президенты Владимир Путин карары буенча чарага федераль статус бирелде.