Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Фоат Галимуллин: Ибраһим Нуруллин XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүгә күп көч куйды

0
Фоат Галимуллин: Ибраһим Нуруллин XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүгә күп көч куйды

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнү өчен күп көч куйган галим дип саный.

«Ул шулкадәр зур мирас калдырды. Өйрәнү объектлары күп, төрле иде. XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүгә күп көч салды. Бу чор фәнебездә күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелгән булса да, әле анда төпле сүз әйтелмәгән иде. Урта гасырлар әдәбияты традицияләреннән яңача образлы фикерләүгә күчү чоры иде ул. Бөтен катлаулылыгы белән әлеге чорны Ибраһим Нуруллин иңләп, бәяләп чыга алды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Ибраһим Нуруллинның төп хезмәте - XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнү. «Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан кебек зур язучылар дәверенә бәя бирү өчен әлеге иҗатчыларның мирасын тулысынча иңләп, фәнебезгә җиткерү кирәк иде. Ибраһим Нуруллин шушы эшкә алынды. Хезмәтен китап буларак чыгарды. Аны фәнни җәмәгатьчелек уңай кабул итте, ләкин Ибраһим ага үзе риза булмады: «Мин үземнең әйтәсе килгән төп сүземне әйтә алмадым», диде» - диде галим.

Ибраһим Нуруллин XX йөз башы татар әдәбиятына багышланган хезмәтен 1960 еллар ахырында язган булган. «Бу чорда Гаяз Исхакый исемен телгә алу тыелган иде. Гаяз Исхакый иҗаты, аның мирасыннан башка XX йөз башы татар әдәбияты турында дөрес итеп сүз әйтеп буламы? Бу мөмкин түгел. Ибраһим ага эзоп теле белән әйтергә тырышып карады, ләкин ул аны да, безне дә канәгатьләндермәде», - ди Фоат Галимуллин

«Гаяз Исхакыйның мирасы кайтарыла башлагач, өр-яңадан шушы эшкә алынды. Ул Бөек Ватан сугышында бер аягын югалтып кайткан иде. Шул бер аягы белән Төркиягә барып, Гаяз Исхакый эзләреннән йөреп, китапханәләрдә хезмәтләрен өйрәнеп, каберен зиярәт кылып кайтты. Эзлекле рәвештә XX йөз башы татар әдәбиятын Гаяз Исхакый мирасын нигез итеп алып өйрәнә башлады», - дип аңлатты ул.

Фоат Галимуллин сүзләренчә, Ибраһим Нуруллин фикерен әйтеп бетерә алмаган. «Гаяз Исхакыйның Совет чорында чыккан «Зиндан» дигән китабына кереш сүзне Ибраһим Нуруллин язды, ләкин гомере өзелде. Шулай итеп, әдәбиятыбыз Гаяз Исхакыйга бәйле рәвештә, аның иҗатының шифалы йогынтысы ярдәмендә үсеп китүен ул киң итеп әйтә алмады», - диде ул Ибраһим Нуруллинның йөз еллыгына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә Тукай музеенда.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание






Собянин сообщил о сбитом в Подольске беспилотнике, летевшем на Москву

Сколько стоит отдохнуть один день в Туле

Синоптики предупредили москвичей о дождливой погоде 10 мая

Твой «Дом-2» — тюрьма. Кто и за что из звезд шоу отсидел за решеткой