Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Татар китабы йортында Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган күргәзмә ачыла

0

25 апрельдә 14:00 сәгатьтә Татар китабы йортында Башкортстан һәм Татарстанның яшь рәссамнары катнашында «Рәссам китабы. Роберт Миңнуллинның шигъри балачак дөньясы» күргәзмәсе ачыла. Әсәрләр Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

«Рәссам китабы» — яшь авторлар үз иткән, әмма гадәти булмаган иҗат юнәлеше. Artists’ book жанры китап рәвешендә иҗат ителгән сәнгать әсәрләрен берләштерә. Гадәттә, мондый «китаплар» бердәнбер нөсхәдә ясала. Рәссам китаплары шагыйрьнең иҗатына башка яктан карарга мөмкинлек бирә, чөнки мондый «китап» рәссам күзаллавын һәм автор текстын бербөтен итеп берләштерә һәм яңа формалар, текстура һәм материаллар аша Роберт Миңнуллин шигъриятеннән таныш мотивларны укучыга якынайта, диелә хәбәрдә.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдинов, Россия рәссамнар берлеге әгъзалары Җәмил Әхмәтвәлиев, Дим Гобәйдуллин, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзалары Юлия Абызова, Ирина Хлюпова бар. Кызыклы иҗади эшләре белән Кама сәнгать һәм дизайн институты (җитәкчеләре Марина Залятдинова һәм Анна Фәйзрахманова) һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары да (җитәкчеләре – графика бүлеге укытучысы Дим Гобәйдуллин һәм дизайн бүлеге мөдире, профессор Марс Әхмәдуллин) катнаша.

Ачылу тантанасында рәссамнар һәм сәнгать белгечләре катнаша. Чара кунакларына күргәзмә буенча экскурсия тәкъдим ителә.

Күргәзмәне 30 августка кадәр эшли.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание






"СВЯТОЙ ЛЕНИН" расшифровал смысл "ДНК В.И. Ленина".

Магнитная буря 10, 11 мая 2024 года: на Земле ожидаются мощные геоудары из-за вспышек на Солнце

Мужчина поджег спутницу во время свидания в Москве

Литературная гостиная. Анатолий Аринин: «Волжские рассветы обнимите сердцем, волгари!»