Дума депутатлары мобилизацияләнгәннәр файдасына миллионерлар өчен салым кертергә тели
Россия миллионерларыннан мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаиләләре файдасына 2 процент күләмендә өстәмә салым алырга тәкъдим итәләр. «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе депутатлары Дмитрий Кузнецов һәм Олег Нилов шундый инициатива белән чыкты. Алар елына 12 миллион сумнан артык керем алучы һәм «НДФЛга өстәмә рәвештә 2 процент түләргә сәләтле» барлык кешеләргә салым салу үтенече белән РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга хат юллаган.
Җыелган акча мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү фондына киләчәк, диелә Кузнецов үзенең телеграм-каналында урнаштырган хатта. Аның сүзләренчә, мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзаларыннан тиешле ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгатьләр шактый еш килә.
«Механизм нәтиҗәле һәм гадел. Шул рәвешле, без зур байлыкка ия һәр россиялегә үз халкына ярдәм итәргә, шул ук вакытта туганнарына Европа илләре, АКШка чыгудан тыюдан һәм санкцион эзәрлекләүләрдән котылырга мөмкинлек бирәбез. Һәр олигарх Дәүләт департаментына «мин кешеләргә үзем ярдәм итәргә карар кылмадым, Хөкүмәт үзе миннән мәҗбүриләп махсус салым каера» дип әйтә алачак», - дип өстәде депутат.
Искәртеп узабыз, элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Вассерман бер миллион сумнан артык «тере» акча саклаган россиялеләргә каршы чикләүләр кертергә тәкъдим иткән иде. Аның инануынча, алар бу акчаның каян килүе хакында хисап тотарга яки аны дәүләткә тапшырырга һәм саклана торган суммадан ике мәртәбә артып киткән штраф түләргә тиеш. Дәүләт Думасының финанс базары комитетында аны тәнкыйть утына тоттылар.