Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

«Рамазан Фест» фестивалендә сәламәтлеге чикле булган үзешчән артистлар чыгыш ясады

0
«Рамазан Фест» фестивалендә сәламәтлеге чикле булган үзешчән артистлар чыгыш ясады

«Рамазан Фест» фестивалендә быел «Игелек дөньясы» сәламәтлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге каршында оештырылган ансамбль катнашты. Ансамбльгә ишетү һәм күрү сәләте чикле булганнар йөри.

«Ансамбльнең оешканына бер ел гына. Без Мәрҗани мәчете филиалы буларак эшлибез. Артистларыбызга теләктәшлек белдереп, эмоциональ һәм психологик яктан ярдәм итеп торабыз, чөнки зур сәхнәгә чыкканда каушыйлар. Ансамбльнең солисты - күрү сәләте чикле булган җырчы Альбина Абрамова», - диде «Татар-информ»га үзәк директоры Лирия Кусайманова.

Ул Альбина Абрамованың талантлы булуын, матур җырлавын билгеләп үтте. «Әгәр дә җәмәгатьчелеккә ансамбль чыгышлары ошаса, киләчәктә дә эшчәнлегебезне дәвам итәргә телибез. Чөнки Россиянең башка төбәкләрендә дә шундый иҗат коллективлары бар. Ансамбльгә татар апалары йөри. Без ансамбль үрнәгендә сәламәтлеге чикле кешеләрнең барлык кешеләр белән тигез булуын әйтергә телибез», - диде ул.

 

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Москвичей предупредили о заморозках до утра 12 мая

Девочка упала в строительную шахту и скончалась на западе Москвы

Некапитальное строительство в Москве от компании Граунд

Художник из Балашихи нарисовал граффити ко Дню Победы