Россия Германия гамәлләренә җавап итеп илдән немец дипломатларын кайтарып җибәрә
Германия хакимияте Россиянең Германия Федератив Республикасы Дипломатик вәкиллеге хезмәткәрләрен чираттагы тапкыр күпләп кайтарып җибәрү турында хәбәр итте. Россия Тышкы эшләр министрлыгы бу гамәлгә үз чараларын кабул итәргә карар иткән. Бу хакта ведомство үз сайтында хәбәр итә.
«Берлин гамәлләрен тәнкыйтьлибез, ул дипломатик мөнәсәбәтләрне дә кертеп, Россия-Германия багланышларын җимерүне дәвам итә. <...> Берлинның дошманнарча гамәлләренә җавап итеп, Россия Германия дипломатларын кайтарып җибәрү карарын кабул иткән», диелгән министрлык хәбәрендә.
Шулай ук Россиядә немец дипломатик вәкиллегендә хезмәткәрләрнең саны максималь дәрәҗәдә киметеләчәк. Бу хакта 5 апрельдә Россиядәге илче Геза Андреас фон Гайрга хәбәр иттеләр.