Татарстанлыларга срочникларның контракт буенча хәрби хезмәт сайлый алуларын искәрттеләр
Контракт буенча хезмәт итәргә хәрби хезмәткә чакырылучылар (срочниклар) бара ала. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков хәбәр итте.
«Контракт буенча хезмәткә эләгү теләге турында хәрби хезмәткә чакырылучылар чакырылыш комиссиясендә дә әйтә алалар. Һәм ул инде ахыргы карар кабул итә», - дип аңлатты Токмаков.
Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрнең барысы да җентекләп тикшерелә, диде ул.
Тикшерүләр берничә этапта бара. Башта кандидатлар психологлар белән әңгәмәләр уза, шуннан соң аларны медицина тикшерүенә җибәрәләр.
Контрактны бер еллык срокка төзергә мөмкин. Шул ук вакытта һәр яңа хезмәткәр бер тапкыр бирелә торган 195 мең сум акча алачак.