Миңнеханов: Яңа объектлар ачу Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы элемтәләрне тирәнәйтә
Татарстан һәм Үзбәкстан үзара мөнәсәбәтләрен киңәйтүне дәвам итә. Моның дәлиле булып яңа объектлар: «Җизак» технопаркы һәм КФУ филиалы каршындагы яңа медицина белем бирү үзәге ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашуда белдерде.
«Татарстан - Үзбәкстан мөнәсәбәтләрендәге бу мөһим вакыйгалар — илләр арасында кооперацияне тирәнәйтү буенча безнең яхшы ниятләребезнең дәлиле», — дип искәртте ул һәм әңгәмәдәшне «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына чакырды.
ТР җитәкчесе сүзләренчә, республикалар арасындагы элемтәләрне үстерүгә күп яктан Үзбәкстан лидеры һәм Россия Президенты Владимир Путин арасында барлыкка килгән ышанычлы мөнәсәбәтләр ярдәм итә.
Миңнеханов 2022 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше берьюлы 50 процентка артып, 290 млн доллардан артып киткәнлеген әйтте.