Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

«Kazan Quest» уенында татар халкының мифологик персонажлары белән таныштырдылар

0
«Kazan Quest» уенында татар халкының мифологик персонажлары белән таныштырдылар

23 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Казан урамнарында «Kazan Quest» уены булды. Быел уенда татар халкының мифологик персонажлары белән таныштырганнар. Квестның җиңүчеләрен 26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә игълан итәчәкләр.

«Быел Казан мәктәпләреннән тыш, район мәктәпләре дә катнашты. Актаныш, Мөслим, Әлмәт, Чаллы кебек ерак районнардан да килделәр. Уен нәтиҗәле узды, ул татар мифологиясе темасына багышланды. Мифологик персонажлар турында сөйләдек. Шүрәле белән Су анасы гына түгел, мифологиябез бай, Бичура, Мунча иясе кебек башка персонажлар да барлыгын аңлаттык», - диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында уенның оештыручысы Ләйсән Фәхриева.

Уен 11.00 сәгатьтә башланып, 17.00 сәгатьтә тәмам булган. Барлык катнашучы да канәгать калган.

«Квест рәвешендә үтә торган бу уен барышында такымнар, оештыручылар Казан шәһәрендә билгеләп куелган төрле урыннарга барып, анда калдырылган биремнәрне чишә. Шул ук вакытта алар Татарстан Республикасының икетеллелек турындагы кануны үтәлешен дә тикшерә», - дип искәртте ул.

  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле оештырып килгән «Татар-дозор» уены яңартылып, «Kazan Quest» исеме алды. Әлеге уенда 7-11 сыйныфларда укучы 200 бала катнаша, барлыгы 20 команда — Казан гына түгел, республика районнарыннан да 19 мәктәпнең вәкилләре җиңү өчен көрәште.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Врио губернатора Тульской области стал Дмитрий Миляев: кто он

От Пушкина до наркома просвещения: редактор московского издательства передал в дар «Михайловскому» новые книги

Более 30 тыс жителей округа Химки прошли диспансеризацию с начала года

Конгресс США потребовал от Пентагона доклад о последствиях ядерного взрыва в космосе