Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә рус милләтеннән Анастасия Макарова җырлаячак

0
«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә рус милләтеннән Анастасия Макарова җырлаячак

26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә җанлы татар музыкасы һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышланган концерт була. Бу көнне сәхнәдә Gauga, Said Olur, qaynar, ОММАЖ, Enaecash, Yatmas Dusai, АлияНур һәм яшь җырчы Анастасия Макарова чыгыш ясый.

«Танышкач, аралашкач кына белдек: ул рус милләтеннән икән. Анастасия үзлегеннән репетитор белән татар телен өйрәнгән. Мин хәйран калдым. Шул ук вакытта бик борчылдым: бу Татарстан өчен нормаль күренеш булырга тиеш, югыйсә. Ләкин бүгенге көндә без шундый хәлдә. Шуңа күрә «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә Анастасия Макарова да татарча сөйләшә, без аны төркеме белән чыгыш ясарга чакырдык. Анастасиянең татар милләтенә ачык булуы әлеге акция аша аны илһамландырсын иде», - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим.

Аның әйтүенчә, концерт-фестивальнең музыка өлеше өчен Yummy Music лейблы җавап бирә. «Алар яңа сәхнәгә чыккан төркемнәрне әзерли, яңа музыкантлар өчен бу яхшы тәҗрибә. Артистларыбыз укытучы буларак та үзләрен күрсәтә, киләчәк буынны тәрбияли», - дип өстәде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Барлыгы унлап музыкаль төркем чыгыш ясар дип көтелә. «Алар төрле стильдә иҗат итә: поп, кей-поп, альтернатив һ.б. Концерт дүрт сәгать барачак. Enaecash, Караш төркемнәре беренче тапкыр чыгыш ясый. Фестивальнең хедлайнеры — автор-башкаручы, танылган блогер Arslan. Махсус шушы чарага атап Arslan үзенең популяр җырларының берсен татар теленә тәрҗемә иткән», - диде «Мин татарча сөйләшәм» концерты сценариен язучы, тел активисты Динара Зиннәтова.

Моннан тыш, чара кысаларында җанлы музыка бәйгесе уза, аның җиңүчеләре танылган музыкантлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Җиңүчеләр халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә ачыклана.

Иң яхшы дип табылган өч яшь музыкант Gauga татар рок-төркеме, татарча синтипоп башкаручы ОММАЖ электрон триосы һәм qaynar төркеме кул астында номерлар әзерли, һәм аларны «Мин татарча сөйләшәм!» чарасы сәхнәсендә тәкъдим итәчәк. Гала-концертка кала бер атна дәвамында бәйге җиңүчеләре үз кураторлары белән аранжировкалар иҗат итә. Өч җиңүче шулай ук «Түбәтәй» ресторанында үзләренең фатирникларын да оештыра алачак.

  • «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең оештыручысы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Аларга Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәм күрсәтә.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году






Андрей Воробьев: в Подмосковье работают над 53 дорожными проектами

Мультфильм «Пушистый вояж» выйдет в прокат при поддержке Детского радио

Более 250 школьников вступили в ряды «Юнармии» в Музее Победы

Госдума утвердила Решетникова на должность министра экономического развития