Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Кадрия Идрисова татар хатын-кызлар хәрәкәтенең координацион совет җитәкчесе итеп сайланды

0
Кадрия Идрисова татар хатын-кызлар хәрәкәтенең координацион совет җитәкчесе итеп сайланды

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышында координацион совет җитәкчесен һәм аның урынбасарларын сайладылар. 

Координацион совет җитәкчесе итеп кабаттан «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сайланды. 

Урынбасарлар урынына Кадрия Идрисова «Бала-Сити» халыкара мультилингваль белем бирү оешмасы генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрованы һәм Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиәхмәтованы тәкъдим итте. Альбина Насыйрованы тәкъдимне кабул итте һәм бертавыштан урынбасар вазифасына сайланды, Айсылу Галиәхмәтова тәкъдимнән баш тартты.

Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев икенче урынбасар Милли Шура утырышында сайланачагын әйтте.

Шулай ук, пленар утырышта Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәте иҗтимагый координацион советының сигез эшче төркеме һәм аларның җитәкчеләре, координацион совет әгъзалары расланды. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович с позором вылетел с турнира в Риме






«Москвичи» теперь делают по полному циклу — как поменяются машины?

«Показания дать придётся»: Brief: Шойгу могут допросить по коррупционным делам Иванова и Кузнецова

В Москве можно обменять макулатуру на саженцы сибирского кедра

Взмывая ввысь с колесным другом. В Черемушках заработала самокат-школа