Җәй көне Казаннан Мәскәү һәм Санкт-Петербургка авиарейслар саны артачак
Җәй көне Казаннан Мәскәү һәм Санкт-Петербургка очу ешлыгы арта. 1 июньнән үк башкалага тәүлегенә тугыз рейс, ә Санкт-Петербургка өч рейс башкарылачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
«Казан белән Мәскәү арасындагы очышларның гомуми ешлыгы атнага 63кә кадәр җитәчәк, хәзергә ул – 42. Казан - Санкт-Петербург юнәлешендә рейслар тәүлегенә бердән өчкә кадәр арта», - диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, җәйге сезонда татарстанлылар өчен популяр ял итү урыннарына Казаннан туры рейслар булачак. Аерым алганда, Сочига самолетлар тәүлек саен очачак, ә июльдән сентябрь башына кадәр көн саен ике рейс була. Минераль Суларга атнага өч рейс, Антальяга тәүлек саен очачак.