Уфада «Китап - бәйрәм» ярминкәсендә 90 нәшрият катнашачак
Уфа шәһәрендә узачак «Китап - бәйрәм» китап ярминкәсендә 90 нәшрият катнашырга теләк белдергән, дип хәбәр итә «Башинформ».
«Әзерлек тулы көченә бара. «Китап - бәйрәм» сайты эшли. Чакырулар җибәрелгән һәм катнашачак 90 нәшрияттан раслау алынган. Шулай ук танылган язучылар белән төрле очрашулар оештырылачак», — дип хәбәр иткән хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Исегезгә төшерәбез, «Башинформ» хәбәр иткәнчә, «Китап - бәйрәм» китап ярминкәсе Уфада Совет мәйданында 26-28 майда узачак. Чаралар иртәнге 10.00 сәгатьтән кичке 22.00 сәгатькә кадәр бара.