Миңнеханов биш кешене «ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде
Рөстәм Миңнеханов республиканың биш кешесен «ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән билгеләп үтте. Бүләкләү турында указ ТР җитәкчесе сайтында басылды.
Аларның икесе - ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров һәм ТР Югары Суды судьясы Андрей Кормильцев законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга керткән өлеше өчен бүләккә лаек булды.
Яшел Үзәннең «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсенең җиһазлар һәм кораллар җитештерүче токаре Анатолий Соловьев илебез машина төзелеше үсешенә аерым өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен билгеләп үтелде.
Моннан тыш, Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Ембулат» (Буа районы) җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Тәлгать Фәсхетдинов бүләкләнде.
Бишенче бүләкләнүче Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов булды. Ул «Мәгариф системасын үстерүгә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен» орден медале алды.