Татарстанда атна ахырына 26 градуска кадәр җылытачак
Татарстанда атна ахырына бик җылы һава торышы киләчәк. Атна уртасында көнбатыш циклон аркасында республикада яңгырлар көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
«Татар-информ» һава торышында үзгәрешләр иртәгә үк көтелүен җиткергән иде. Көндез бераз яңгыр ява, җилнең көчәюе ихтимал.
Чәршәмбе көнне күпчелек районнарда яңгыр фаразлана, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Һава температурасы төнлә 8-13 градус, көндез 17-22 градус тәшкил итәчәк.
27 апрельдә урыны белән бераз яңгырлар күзәтелә. Шулай ук җилнең 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә. Төнлә 7-12 градус, ә көндез 18-23 градуска кадәр җылы була.
28 һәм 29 апрельдә республикада бик җылы булачак. Явым-төшем тукталачак, һава температурасы көндез 20-26 градуска кадәр күтәреләчәк.