Сызрань шәһәренең «Азан» мәчете «Рамазан Кәрим» балалар бәйрәменә чакыра
29 апрельдә 10.30 сәгатьтә Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә «Рамазан белән саубуллашу» балалар бәйрәме узачак. «Азан» мәчетендә балалар бәйрәмен үткәрү яхшы традиция булып тора. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Бәйрәм кысаларында «Минем Рамазан» дип аталган рәсем бәйгесе узачак. Конкурска рәсемнәрне балалар өйләрендә ясап алып килә. Анда һәркем бу айдан алган тәэсир-кичерешләрен рәсемгә төшерә ала.
Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алачак. Җиңүчеләрне призлар көтә, диелгән хәбәрдә.