Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

1 майда Уфада «Уфа - дуслык һәм бердәмлек шәһәре» милли мәдәниятләр фестивале башлана

0

Яз һәм хезмәт бәйрәмендә, 1 майда, Уфада «Уфа — дуслык һәм бердәмлек шәһәре» милли мәдәниятләр фестивале башлана. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Бәйрәм берничә этапта, 1 майдан 4 ноябрьгә кадәр узачак. Чараларда шәһәр һәм республиканың барлык халкы катнаша ала, чикләүләр юк. Катнашуның мәҗбүри шарты - оештыру комитетына чыгышның видео һәм аудиоматериалларын бирү. Алдан сайлап алуны узган катнашучыларга анкета-гариза җибәрелә.

Майның беренче көнендә 12.00 сәгатьтә башкала халкын һәм кунакларны фестивальнең беренче этабына «Первомайский» мәдәният һәм ял паркына чакыралар. Биредә хореография иҗаты, инструменталь музыка, вокал, шулай ук фольклор йола композицияләре буенча конкурс узачак. Кунакларны этномодалар, сәнгать эшләре, «Уфа берләштерә» фотопортретлары күргәзмәләре, милли авторларның китаплары һәм Уфада яшәүче һәм яшәгән геройлар турында материаллар, «Милли аш-су көне» ярминкәләре һәм халык һөнәрләре, милли спорт төрләре буенча мастер-класслар көтә.

Конкурсның икенче этабы җәй көне узачак. «Халыклар дуслыгында — Россия бердәмлеге!» мультимедия презентацияләре конкурсы була, иң яхшы коллективларның чыгышлары, күргәзмәләр, ярминкәләр һәм Агыйдел елгасы яр буенда милли мәдәният көннәре кысаларында мастер-класслар уза.

Өченче этап Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. Аның кысаларында 4 ноябрьдә иң яхшы коллективлар катнашында гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы узачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в основную сетку турнира WTA-1000 в Риме






Композитор из рода Аксаковых. Часть 2

В Бийске Алтайского края при пожаре в больнице эвакуировали более 40 человек

Под защитой «семерки» и Красной Горки: что обязательно нужно сделать 12 мая

Володин: Путин внес в Госдуму РФ кандидатуру Мишустина на пост премьер-министра