Мамадышта мәктәп театрларын булдыру программасы кысаларында мастер-класслар тәмамланды
Мамадышта мәктәп театрлары җитәкчеләре өчен өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы дәресләре тәмамланган. Курсларны Татарстанның Мамадыш, Саба һәм Менделеевск районнарыннан алдан сайлап алынган 14 педагог узган.
«Бер айлык экспресс-курс мәктәп театрларын булдыру программасы кысаларында узды: ул РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Укуны Вахтангов мәктәбе вәкиле, күренекле педагог Олег Хрычев (Мәскәү шәһәре) үткәрде», - дип хәбәр итә «Йолдызлык» фестиваленең матбугат хезмәте.
«Олег Хрычевның максаты – түгәрәкләр җитәкчеләренә киләчәктә үзләре балаларга тапшырачак барлык белемне үзләштерүдә ярдәм итү иде. Аның фикеренчә, берничә дәрес вакытында зур нәтиҗәгә ирешү авыр. Ләкин педагогларга үз эшчәнлекләрен яңадан аңлау өчен бер ай вакыт җитте», - ди оештыручылар.
«Театр сәнгате – осталыгы булмаган кулларда баланың җанын имгәтә ала торган корал. Шуңа да балалар янына профессиональ булмаган белгечләрне җибәрү куркыныч. Кызганыч, кайвакыт мәктәп театр түгәрәкләре белән актерлык осталыгы, режиссура өлкәсендә махсус белеме булмаган кешеләр җитәкчелек итә. Безнең бурыч – театр түгәрәкләре җитәкчеләренең белемнәрендәге бушлыкны тутырырлык белгечләрне чакырып, аларга үз эшчәнлегеңне дөрес алып барырга өйрәтү», - диде «Созвездие-Йолдызлык» республика үзәге директоры Дмитрий Туманов курсларның концепциясен аңлатып.
Экспресс-курс иҗади имтихан белән тәмамланган: катнашучылар тупланган тәҗрибәләрен театр этюдлары рәвешендә күрсәткән. Курсларны тәмамлаган педагогларга федераль үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында сертификатлар бирелгән.
Шундый ук курслар Түбән Камада узган. Анда мәктәп театр түгәрәкләренең 23 җитәкчесе укыган: алар арасында Сарман, Чаллы, Алабуга, Зәй һәм башка шәһәрләр һәм авыллар вәкилләре бар иде. Киләсе интенсив Питрәч муниципаль районында узачак.
Татарстанда әлеге федераль программа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Мамадышта дәресләр Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов булышлыгы белән узган.
Фото: © "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең матбугат үзәге