Рәдиф Кашапов «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә Татарстан Конституциясен укыды
Рәдиф Кашапов Конституцияне укып бетерүгә, сәхнәдә ут бетте.
Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең концерты уза.
Qaynar төркеме солисты, журналист Рәдиф Кашапов чыгыш ясаганда, җыр барышында сәхнәдән Татарстан Конституциясен укыды. Ул Татарстан Конституциясендә хакимияткә һәм телләргә кагылышлы маддәләрне укыды.
Рәдиф Кашапов Конституцияне укып бетерүгә, сәхнәдә ут бетте. Катнашучылар барысы бергә «Туган тел»не җырлады.
Концертта ут бер генә чыгыш калгач бетте. Соңгы төркем баянга «Бөрлегән» җырын җырлады.