Казан барында сугышканда чит ил студенты үлгән
Фаҗига 23 апрель төнендә Казанда популяр караоке-барларның берсендә булган.
Татарстан кешесе танышлары компаниясендә ял иткәндә күршесе көтмәгәндә аның баш артына суккан. Ул борылган һәм кәеф-сафа корып тыныч кына ял итеп утырган башка егетне күреп алган. Ул Үзбәкстаннан килгән студент булган. Бу хакта «Татар-инфор»га үз чыганагы хәбәр итте.
«Агрессия корбаны «Нәрсә эшлисең син?» - дип сораган. Аңа җавап итеп, тегесе битенә йодрык белән бәргән. Татарстан кешесе аның башына өч тапкыр суккан, студент егылган, башы белән бәрелгән һәм үлгән. Татарстанлы сүзләренчә, ул чит ил студентына авыр җәрәхәт ясарга теләмәгән, әмма түзеп тора алмаган.
Һөҗүм иткән ир-ат тоткарланган. Хәзер ул беркая да китмәү турында гариза язган. «Татар-информ» һәлакәт урыннан видео тәкъдим итә.