Казан хакимияте махсус операциядә һәлак булганнарны җирләү өчен түләүләр тәртибен раслады
Казанда шәһәр зиратларында махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрне җирләү белән бәйле алып җиткерелмәгән керемнәрне каплау өчен, оешмаларга субсидия бирү тәртибе расланды. Акча муниципаль бюджеттан бүленәчәк. Башкарма комитетның шул хактагы карары документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урнаштырылган.
Җирләү Казанның хәрби комиссариатлары вәкилләре һәм һәлак булган хәрбиләрнең туганнары белән килештерү буенча махсус оешма көче белән үткәрелә. Мондый оешмалар хезмәтләрнең тулы җыелмасын күрсәтергә тиеш, аларга мәетне Татарстан, Ульяновск һәм Самара аэропортларыннан китерү, аны махсус транспорт белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросына һәм алга таба җирләү урынына алып килү керә.
Алар шулай ук җирләү кирәк-яраклары тәкъдим итәргә, кабер казырга, мәетне җирләү урынына китерергә, ингумация ясарга тиеш.
Түләүнең күләме махсус оешма чынлыкта тоткан чыгымнарга карап билгеләнәчәк. Түләүне алучы махсус комиссия тарафыннан билгеләнә, аны Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгының торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләренә кураторлык итүче урынбасары җитәкли.
Сайлап алуда катнашучы оешмаларның шул исәптән шәһәр бюджетына субсидияләр, бюджет инвестицияләре һәм башка бурычларны кайтару буенча бурычы булмаска тиеш. Сайлап алуда чит ил юридик затлары катнаша алмый.
«Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә чакырылган һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган Россия Федерациясе гражданнарының мәетен Казан шәһәре зиратларында җирләү фактының бердән дә ким булмавы субсидия бирүдә нәтиҗәлелек күрсәткече санала», - диелә карарда.
Расланган тәртипкә сайлап алуда катнашу турында гариза теркәлә, аны оешма субсидия алу өчен бирергә тиеш.
«Татар-информ» агентлыгы март башында хәбәр иткәнчә, Казанда җирләү хезмәтенә бәя арткан – ул хәзер 6,1 мең сум урынына 7,8 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк.