Рөстәм Миңнеханов зыянга эшләүче предприятиеләргә ярдәм күрсәтергә чакырды
Быелның гыйнвар-февраль айларында Татарстан предприятиеләренең 26 проценттан артыгы зыянга эшләгән, дип хәбәр итте ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә. Ул аларга һәртөрле ярдәм күрсәтергә чакырды һәм әлеге вазгыять фонында салым керемнәре кимиячәк дип кисәтте.
«Салым керемнәренә бәйле вазгыять бик киеренке булачак. Гыйнвар-февраль айларында предприятиеләрнең 26,4 проценты зыянга эшләве безне бик тә борчый. Бу – бик начар. Моңа анализ ясарга һәм аларга ничек ярдәм күрсәтә алуыбызны аңларга кирәк, бу бит – хезмәт коллективлары. Бу предприятиеләр – банкротлыкка яки штатларны кыскартуга киләсе кандидатлар», - дип белдерде ТР Рәисе.
Физик затларның кеременә салым тотрыклы булырга тиеш, чөнки эшсезлек кими, ә хезмәткә түләү фонды, киресенчә, арта, дип өстәде республика җитәкчесе. «Беренче кварталда бәлки салым чигерүләре йогынты ясагандыр. Әмма бу – тотрыклы керемнәр», - диде ул.
Миңнеханов шулай ук эшкуарларның күләгәдәге базарга китү омтылышларына чик куярга һәм формаль булмаган хезмәт базарын кыскарту эшен көчәйтергә чакырды.
«Муниципалитетларның игътибарын җир салымына юнәлтәсем килә. Биредә аны киметү өчен бернинди сәбәп тә юк. Ул тотрыклы һәм аны җыюны тәэмин итәргә кирәк», - диде Татарстан Рәисе. Ул шулай ук салым җыю кимегән районнарда вазгыятькә анализ ясарга кушты.
«Вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Барыбызга да оешкан төстә бергәләп эшләргә кирәк», - дип сүзен төгәлләде Миңнеханов.