Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Пензада туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәтендә катнашучылар фәнни-гамәли конференциясе булды

0
Пензада туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәтендә катнашучылар фәнни-гамәли конференциясе булды

26 апрельдә Пенза шәһәр Думасына «Мин яратам сине, туган ягым!» туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәтендә катнашучылар Төбәкара фәнни-гамәли конференциягә җыелды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Талантлар территориясе» фестивале кысаларында «Мин яратам сине, туган ягым!» туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәтендә катнашучылар төбәкара бәйгесенә Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мордовия республикалары, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе, Пенза, Омск өлкәләре, Пенза, Мәскәү, Казан, Саратов, Самара, Ульяновск шәһәрләреннән 400гә якын эш килгән. Алар махсус хәрби операция, Бөек Ватан сугышы, Россия халыкларының мәдәни мирасы, укытучылар династияләренә багышланган. 170кә якын иң яхшы эш конференция материалларының йомгаклау җыентыгына кертелгән, 36сы лауреат булган, 25е махсус призлар белән билгеләп үтелгән.

Конференциянең мактаулы кунаклары арасында Пенза өлкәсе мәгариф министры Алексей Комаров, Пенза өлкәсе эчке һәм мәгълүмати сәясәт министры урынбасары Анатолий Бодров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы, профессор Пенза өлкәсенең Төбәк үсеше институты ректоры Геннадий Белорыбкин, педагогика фәннәре докторы, Пенза дәүләт университетының педагогика һәм психология кафедрасы профессоры Павел Гагаев, Пенза шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Алла Маркова бар иде.

Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров конференциядә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Үзенең нәсел тарихына бәйле эшне финалистлар арасында күрү аның өчен көтелмәгән бүләк булган.

Альберт Борһанов очрашу кысаларында Геннадий Белорыбкин һәм Павел Гагаевка Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы зур хезмәтләре өчен» медален тапшырды. Бу илебездә яшәүче барлык халыкларның традицияләренә карата ихтирамны һәм сакчыл мөнәсәбәтне тагын бер тапкыр раслый.

Конференцияне Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе Пенза өлкәсе Эчке һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгының грант ярдәмендә оештырды. Проектның партнерлары – Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгы, Пенза шәһәре Мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Пенза шәһәр Думасы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






Байден запретил поставки урана из России в США. Это должно позволить устранить зависимость от РФ в сфере мирной ядерной энергетики

Онкоортопедия: синтез науки и практики

В минобороны снова громкое задержание

О роспуске думы замолвите слово...