Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Рөстәм Миңнеханов: Нефть тармагы аркасында бюджетка салым керемнәре кимиячәк

0

Быел Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына, беренче чиратта, нефть тармагындагы үзгәрешләр аркасында салым керемнәре кимиячәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шундый фаразы белән уртаклашты.

«Сез шуны аңларга тиеш – табышка салым буенча керемнәр кимиячәк, бу нефть тармагындагы үзгәрешләр белән бәйле, безнең төп түләүчеләр – нефтьчеләр. Шунлыктан калган салымнарны җентекләп карарга кирәк», - дип белдерде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, санкция шартларында җитештерүчеләрнең уңышлы эшләве өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыру зарур. Әйтик, тармак министрлыкларына ай саен яки хәтта атна саен бюджет белән үзара мөнәсәбәтләрендә проблемалар булган предприятиеләр белән баланс комиссияләре үткәрергә кирәк, дип киңәш итте Татарстан Рәисе. Алар шулай ук финанс ягын гына түгел, бизнес өлкәсендәге проблемаларны да карарга һәм булган ярдәм чараларын мөмкин кадәр файдаланырга тиеш.

Искәртеп узабыз, элегрәк Рөстәм Миңнеханов 2023 елның беренче кварталында Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына керемнәр 115,7 миллиард сум тәшкил итүе хакында хәбәр иткән иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






С кем сегодня дружит Россия? Неутешительную правду озвучил Хазин

НашКраш-6: проверяем на прочность протезы

Роботы-курьеры «Яндекса» будут доставлять заказы в ещё нескольких районах Москвы

Движение авто временно закроют на участке трассы М-8 «Холмогоры» с 14 по 17 мая