Татарстанда һава температурасы +25 градуска кадәр күтәрелә һәм томан төшәчәк
Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстанда бүген антициклон йогынтысында урнашкан җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем ихтималы аз. Синоптиклар кисәткәнчә, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.
Төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлегендә җил исәчәк һәм юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк, дип искәртә метеорологлар.
Һава температурасы төнге сәгатьләрдә +5..+10 градус (Казанда +8..+10 градус) тәшкил итәчәк. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +20..+25 градуска (ТР башкаласында +21..+23 градус) кадәр күтәреләчәк.