Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Буа ветераннарына Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырдылар

0

ТР Буа районы матбугат хезмәте

Татарстанның Буа районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын алда торган Җиңү көне белән котлый башладылар. Район башлыгы Рәнис Кәмәртдинов Әнвәр Низамов һәм Рәүф Төхвәтуллинның өенә барды.

Муниципалитет җитәкчесе һәр ветеранга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән открытка һәм бүләк тапшырды. Аларны шулай ук Җиңү парадына һәм чәй табыны янында традицион очрашуга чакырдылар.

ТР Буа районы матбугат хезмәте

«Рәүф Ибраһим улына ел башында 103 яшь тулды, әле ул бүген дә егетләрчә парад формасын кия. Әнвәр Борһан улы бигрәк тә открыткага куанды. Бу – якынлашып килүче 9 Май белән беренче котлаулар әле», - диде Рәнис Кәмәртдинов.

Бүген Буа районында сигез Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

 

«Татар-информ» агентлыгына район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, муниципаль берәмлек исеменнән дә һәр ветеранга бүләк тапшырылачак.

Ветераннар котлауларны шатланып кабул итә. «Мин бик тә канәгать» - дип, Рәүф Төхвәтуллин республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






В России "изобрели" врача-вахтовика

Ущерб от киберпреступлений в РФ составил в 2023 году 156 млрд рублей

Синоптик рассказал о постепенном потеплении в столичном регионе

Скончался известный журналист Максим Кононенко