Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Рөстәм Миңнеханов Җиңү көне алдыннан татарстанлыларны бүләкләде

0

Республиканың уңышлы үсеше анда яшәүчеләрнең фидакяр хезмәте һәм һөнәри казанышлары белән бәйле. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында шулай дип белдерде.

Ул Казан Кремлендә әлеге тантананың 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, шулай ук 9 Май – Җиңү көне алдыннан узуын искәртте.

«Биредә тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, мәдәният, медицина, мәгариф оешмаларында эшләүчеләр, төрле һөнәр ияләре, меценатлар җыелган. Сезнең һәркайсыгыз – Ватанга һәм республикага хезмәт итүнең лаеклы үрнәге. Сезнең казанышлар Татарстан үсешенә хезмәт итә һәм илебезнең уңышлы киләчәгенә зур өлеш кертә. Без сезнең белән горурланабыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залда җыелган кешеләргә.

Аның сүзләренчә, Татарстан бүген илнең танылган лидер төбәкләреннән берсе санала. Барлык кыенлыкларга да карамастан, республика узган елны уңай нәтиҗә белән тәмамлады. Тулаем төбәк продукты күләме буенча республика – 6, сәнәгый җитештерү буенча - 6,6, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча 25,9 процент үсеш күрсәтте. Республикада зур күләмдә төзелеш эшләре алып барыла, бер елда әлеге сектор 20 процентка үскән. Төп капиталга инвестицияләр 10,5 процент тәшкил иткән.

Федераль үзәк ярдәменнән башка республика мондый казанышларга ирешә алмас иде, дип искәртте ТР Рәисе һәм Россия Президенты Владимир Путин, шулай ук РФ Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.

«9 Майда илебезнең төп бәйрәме – Җиңү көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле ветераннар, татарстанлыларның бүгенге буыны сезгә тигезләшә. Җиңүчеләрнең данлы традицияләрен бүген махсус операциядә катнашучы хәрбиләребез дәвам итә. Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү инициативасы да эчкерсез рәхмәт сүзләренә лаек. Безнең егетләр, якташларының ярдәмен тоеп, Россиянең киләчәге хакына батырларча көрәшә», - дип искәртте Миңнеханов.

Ул шулай ук залда белем бирү һәм фәнни учреждение хезмәткәрләренең дә утыруын билгеләп үтте. 2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде.

«Ил Президентының карары эшегезнең әһәмиятен тагын бер тапкыр раслый. Шулай ук медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Пандемия чорында без аларга йөкләнгән эшнең әһәмиятен тулысы белән бәяләдек. Бүген безнең табиблар Лисичанскидагы гуманитар миссияләрдә катнаша, махсус хәрби операция зонасында кешеләрне коткарып, үз бурычын үти», - диде Татарстан Рәисе.

Үз чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов залда утыручы эшчеләр, нефтьчеләр, аграрийлар, төзүчеләр, төрле һөнәр һәм белгечлек вәкилләренә олы хөрмәтен белдерде.

«Сезнең уңышлар – күпьеллык намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Лаеклы бүләкләр яңа казанышларга ирешүдә этәргеч булыр дип ышанам», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов федераль, республика бүләкләрен һәм исемнәрен («ТАССР оешуга 100 ел» медале, «Дуслык» һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденнары, «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале) тапшырды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Президент РФ: мы должны больше сближаться с нашими партнерами по СНГ

Новые городские проекты в сотрудничестве с парком Юрия Лужкова готовит Фонд Юрия Лужкова

Забытое имя. Баженова Зинаида Васильевна

Форум ESG «Три кита национальной повестки» пройдет в Москве