РИИда ислам фәннәре буенча төбәк һәм татар теле буенча республикакүләм олимпиадалар узды
http://dumrt.ru/
27 апрельдә Россия ислам институтында мөселман уку йортлары шәкертләре арасында берьюлы ике интеллектуаль ярыш узды: ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәк олимпиадасы һәм татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча республикакүләм олимпиада. Аларны Россия ислам институты, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ислам фәннәре буенча олимпиадада Россиянең 13 уку йортыннан 60 шәкерт катнашты. Алар арасында, Татарстан мәдрәсәләреннән тыш, М.Солтанова ис. Ислам көллияте, Пермь Ислам көллияте, Мәскәү Ислам көллияте һ.б. бар.
Татар теле буенча олимпиадада Татарстанның барлык 8 мәдрәсәсе, Казан ислам университеты һәм Россия ислам институты шәкертләре катнашты. Алар татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы өлкәсендә гыйлемнәрен тикшерде. Моннан тыш, татар әдәбияты буенча кызлар фәнни проект, егетләр вәгазь әзерләде, диелә хәбәрдә.