Ижау шәһәрендә үткән «Туган телем— иркә гөлем» фестивалендә 200 бала катнашкан
Ижау шәһәре «Спартак» Халык иҗаты йортында «Туган телем— иркә гөлем» фестиваль-бәйгесе 24 апрель көнне гала-концерт белән тәмамланды. Быел ул Габдулла Тукайның туган көне һәм Воткинск шәһәрендә туган шагыйрь Риза Шәфинең тууына 100 ел тулуга багышланган иде, дип яза Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йорты.
Фото: © Удмуртия Халыклар дуслыгы йорты
«Бәйге Удмуртия татарларының милли мәдәни автономиясе тарафыннан ел саен үткәрелә. Быелгы фестивальдә 200 бала көч сынашты», — дип хәбәр итә чыганак.
Фото: © Удмуртия Халыклар дуслыгы йорты
Фестивальдә Ижау шәһәренең балалар бакчалары нәниләре, башкаланың мәктәп һәм Габдулла Тукай исемендәге гимназия укучылары, шулай ук, Удмуртия республикасының Можга, Сарапул, Глазов шәһәрләреннән, Завьялово, Юкаменский районнары, Балезин районының Кистем һәм Паюра авылларыннан, Татарстанның Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Әтнә районнары, Казаннан һәм Пермьнән килгән укучылар катнашкан.
Фото: © Удмуртия Халыклар дуслыгы йорты
Алар татар шагыйрь һәм язучыларының әсәрләрен сөйләгән, татар халык әкиятләре яки Габдулла Тукай әсәрләре буенча әдәби музыкаль композиция, театраль постановка куйганнар, туган телдә инша язганнар һәм шагыйрь Риза Шәфи иҗатына таянып рәсем ясаганнар.
Фото: © Удмуртия Халыклар дуслыгы йорты
Фото: © Удмуртия Халыклар дуслыгы йорты