Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Шагыйрә Луиза Янсуар тел проблемасын театрларга гына бәйләп калдырмауны сорый

0
Шагыйрә Луиза Янсуар тел проблемасын театрларга гына бәйләп калдырмауны сорый

Кариев театры “Караш” инсценировка лабораториясен ике телле итеп уздыра.

Кариев театры директоры, шагыйрә Луиза Шарова (Янсуар) камил татар телле яшь драматурглар булмаганлыктан, «Караш» инсценировка лабораториясен ике телле итеп уздыру сәбәпләрен аңлатты.

«Бу безнең иң авырткан соравыбыз һәм аны журналистлар күтәрмичә калмый. Алдыма яшьләр арасыннан иң камил татар телле драматургны китереп бастырсагыз, мин сезне «озолочу», - диде ул Кариев театрының алдагы планнарына багышланган матбугат конференциясендә «Татар-информ» хәбәрчесенә җавап итеп.

«Тел мәсьәләсен безнең лабораторияләр вакытында да күтәрәсез. Еш күтәрелә. Бу проблема театр проблемасы түгел, алга таба мәкаләләр язганда бу проблеманы театрга бәйләп куймасагыз рәхмәтле булыр идем», – дип дәвам итте театр директоры.

Кариев театры директоры Луиза Янсуар камил татар телле яшь драматурглар юклыгына басым ясады. «Без башлап җибәреп, татарча яза ала торганнарга беренче адымнарыннан тәҗрибә бирмәсәк, мөмкин булмаячак. Яшерен-батырын түгел, безнең проза язучыларыбыз арасында да, драматурглар арасында да камил татар теллеләр бармак белән санарлык», – диде ул.

«Татар телле авторлар булса, без, әлбәттә, бәхетле булачакбыз», дип фикерен төгәлләде директор.

  • Лабораториянең беренче этабында үзен драматургиядә сынап карыйсы килгән 20 кеше катнаша. Театр алар белән эшләргә драматург һәм педагог Анастасия Букрееваны чакырган. Ул үз программасы һәм эшләү системасы буенча башта теория бирәчәк. Лабораториядә катнашырга теләк белдергәннәрнең текст белән эшли белү дәрәҗәсе дә исәпкә алыначак.
  • Оештыручылар әйтүенчә, лаборатория ике телдә дә булачак. Лабораториядә тәҗрибәле остазлар – татар теле белгечләре дә эшләячәк. Алга таба ике автор сайлап алыначак һәм педагог алар белән текст әзер булганчы эшләячәк.
  • Театр лаборатория кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен әйбәт әсәрләр туачагына өметләнә.
  • «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова театрның «Тамга» лабораториясе турында «Лаборатория мөмкин кадәр татар телендә узарга тиеш. Димәк, «алып баручы һәм җирле катнашучылар мөмкин кадәр татарча аралаша» дигән шарт кую урынлы булыр иде», - дип язган иде. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме






Прокуратура организовала проверку по факту пролета воздушного судна над трассой М-8 в Подмосковье

Под посадку деревьев подготовлено более 10 гектаров почвы в Наро-Фоминском округе

Свыше 600 детей из Химок бесплатно отдохнут в летних лагерях

Лесничие Талдомского округа убрали упавшее дерево с дороги